Яшь тәрбияләнүчеләр, алда торган мәктәп тормышына шатланып, балалар бакчасы белән саубуллаштылар. Чаралар ата-аналардан, педагоглардан һәм җирле хакимиятләрдән котлаулар белән үрелеп барды. Балаларны физик әзерләүгә аерым игътибар бирелде. Тантана вакытында " Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының билгеләрен алдылар. Бу комплекс нәниләрнең спорт сыйфатларын үстерергә һәм яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә.
Балалар бакчасын тәмамлаучыларның барысын да котлыйбыз!
Сезгә укуда уңышлар һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!