Казанда мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

 

2025 елның 28 маенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук аларның укытучыларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

 Тантанада катнашучыларны котладылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар:

 Сетров Филипп, Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, мәктәп укучыларының хезмәт (технология)буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче,

Николаева Евгения,  «Савгач урта мәктәбенең 10 класс укучысы, мәктәп укучыларының туган (Чуаш) теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче,

 Семенова Марина, «Савгач урта мәктәбенең 9  класс укучысы, укучыларның туган (Чуаш) теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче,

Минһаҗева Залина, В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.», татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе.

 Без җиңүчеләребез һәм остазларыбыз белән горурланабыз һәм аларга алга таба уңышлар, җиңүләр һәм яңа биеклекләр телибез!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International