«Судагы фантазия » дигән традицион булмаган рәсем ясау.

2025 елның 30 мае, җомга
  «Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр белән эбру стилендә традицион булмаган «судагы фантазия» рәсем ясау дәресе үткәрелде, аның максаты-интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне камилләштерү. Эбру техникасының асылы суга рәсем ясаудан гыйбарәт. Шома өстенә эреми торган буяулар салалар, алар юка элпә барлыкка китерә. Пумала ярдәмендә кабатланмас бизәкләр, оригиналь орнаментлар һәм хәтта картиналар да ясыйлар. Рәсем тәмамлангач, сурәтне кәгазьгә (тукыма, агач) күчерәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International