А. А. Гуляев исемендәге сквер территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачакның тылсымлы иле» мәдәни-күңел ачу программасы күңелле һәм дәртле узды.

2025 елның 30 мае, җомга
  Тантаналы ачылыш район җитәкчесе Алмаз Мингулов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Зәйдуллина, үзәк китапханә директоры Ирина Телешева һәм "Бердәм Россия" партиясенең Аксубай җирле бүлеге башкарма секретаре Рузилә Бәшированың җылы котлауларыннан башланып китте. Бәйрәмдә бик күп мавыктыргыч мәйданчыклар эшләде: «Әкият ыгы-зыгысы» әдәби станциясе: викториналар һәм кычкырып укулар. ✨ «Төрле төстәге балачак» иҗат остаханәсе: балалар кулы белән матур рәсемнәр һәм эшләнмәләр ясау. «Терелтелгән геройлар»театр мәйданчыгы.  Балаларны әкият персонажлары каршы алды һәм күңел ачты. 🎯 «Күңелле әйлән-бәйлән " уен зонасы һәм конкурслар.  Бәйрәм ахырында балаларга шарлар бүләк иттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International