Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 1 июне, якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  метеорологик күренешләрнең 2025 ел 2 июнь 18 сәгатьтән 3 июнь 6 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 2 июнь кичендә, 3 июнь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, 15-20 м/с көчле җил, кайбер районнарда яшен (Казанда көчле яңгыр һәм 15-18 м/с көчле җил) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина  подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитлары, элмә такта, юл билгеләре, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куймаска – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә  яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганын үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә ватылулар  булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм  яңгыр туктаганны көтәргә кирәк. Яшен вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлеккә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International