Аксубай осталары «Алексеевские перезвоны — 2025»фестивалендә катнаштылар.

2025 елның 2 июне, дүшәмбе
  Шимбә көнне, 31 майда, Алексеевск бистәсендә «Алексеевские перезвоны — 2025»XXIII кыңгырау чыңы фестивале узды. Татарстанга Россиянең һәм Беларусьның төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Минск, Гомель, Могилевтан кыңгырау шалтыратучылар килде.       Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Дмитрий Донскийның тууына 675 ел тулуга һәм районда литургик тормышның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган.     Аксубай районы осталары да бәйрәм кунаклары белән үзләренең иҗаты белән уртаклаштылар. "Борынгы Славутница серләре" халык арт-терапия студиясе җитәкчеләре "Кубышка-Травница"остаз-дәресе үткәрделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International