Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә 5-7 сыйныфлар өчен «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча төбәк дәреслекләре барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
"Узган ел республика 5-7 сыйныфлар өчен «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча укыту-методик комплектлар эшләгән Россиянең 32 пилот субъекты арасына керде», – дип сөйләде ул.
Хәйруллин сүзләренчә, төбәк дәреслекләренең эшләнгән макетлары РФ мәгариф министрлыгына җибәрелгән.
Ул шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләре эшләү дәвам итүен өстәде. Хәзерге вакытта федераль исемлеккә Татарстаннан 86 дәреслек керә.