"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр «Вкуснодром" түгәрәгендә рәхәтләнеп шөгыльләнәләр.

2025 елның 3 июне, сишәмбе
  «Вкуснодром» түгәрәген гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Мечта» социаль приютында «Лаваштан рулет әзерләү» мастер-классы узды.  Башта тәрбияләнүчеләр лаваштан рулет әзерләү процессы белән таныштылар. Яшел тәмләткечләрне юып, йомыркаларны, краб таякчыкларын турап  барысын  бергә бутадылар. Аннары балалар булачак рулет эчлеге өчен ингредиентлар җыю процессына керештеләр. Балалар эчлекне ипләп кенә лавашка салып рулет итеп төреп куйдылар. Эш вакытында, һәркем үз мөмкинлекләренә туры китереп, билгеле бер эш башкарды.  Мастер-класс тәмамланганнан соң, барысы да рәхәтләнеп әзер ризыкны татып карады һәм кечекенәләрне сыйлады. Рулетлар бик тәмле килеп чыкты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International