«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр өчен балачак бәйрәме.

2025 елның 4 июне, чәршәмбе
  Аксубай районы «Мечта » социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Казан шәһәренең «Газпромбанк» хезмәткәрләре «Балаларны яклау көне»дигән бәйрәм оештырганнар. Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов, Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков һәм якташыбыз, хәйрияче Андрей Семенов катнашты. Кунаклар аниматор белән бай бәйрәм программасы әзерләделәр, ул балаларның күңелен биюләр, конкурслар, аквагрим һәм тасма шоулар белән кызыксындырды. «Чебурашка»курчагы да балаларны шатландырды. Бәйрәм азагында иганәчеләр балаларга  татлы бүләкләр тапшырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International