Ветеринария берләшмәсендә агымдагы елның 5 аенда эпизоотиягә каршы чаралар башкару буенча башкарылган эшләр турында фикер алыштылар.

2025 елның 4 июне, чәршәмбе
 

Хайваннарны туберкулез, бруцеллез, лейкозга тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук хайваннарны себер язвасы, котыру авыруына, нодуляр дерматитка каршы вакцинацияләү турында да фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы хайваннарын, бал кортларын маркировкалау һәм этләрне чиплау шулай ук ветеринария хезмәтенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала бирә. Дәүләт ветеринария хезмәте эшендә башкарылган эшләрне Рег - Агро һәм Хорриот кебек мәгълүмат системаларына вакытында кертү мөһим урын алып тора.

Киңәшмәдә киләчәккә бурычлар куелды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International