Аксубай районы алмаш гаиләләреннән 15 бала мәктәп яны лагерьларында ял итә. Мәктәп яны лагерьлары балаларның каникул вакытында иң кирәкле ял итү төренең берсе.
Балалар үзләрен таныш коллективта уңайлы хис итәләр, чөнки мәктәп яны лагеренда сменаны мәктәп укытучылары алып бара һәм отрядта балалар барысы да таныш.
Һәм, әлбәттә, һәр баланы мәктәп яны лагереның бай программасы җәлеп итә. Һәр көннең үз исеме һәм үз программасы бар. Балалар белән уеннар, конкурслар, театральләштерелгән тамашалар, спорт ярышлары, экскурсияләр үткәрелә.
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге балаларга яхшы ял һәм онытылмаслык шатлыклы тәэсирләр тели!