Игътибар!!! "Бу  гаиләдән килә” конкурсы.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
  «Бу  гаиләдән килә» конкурсында гаилә белән берләшеп, ныгып, уңай хис-кичерешләр алып кына калмыйча, торак шартларын яхшырту һәм гаилә белән Россия буйлап сәяхәт итү өчен 5 000 000 сум отарга мөмкин! Төп призларны ничек алу мөмкинлеге белән  уртаклашабыз: 1.     Дүрт һәм аннан да күбрәк кешедән — гаиләнең өч һәм аннан да күбрәк буыны вәкилләреннән гаилә командасы туплагыз. Иң кече катнашучыга теркәлү тәмамланган вакытка (2025 елның 27 июле) 5 яшьтән 17 яшькә кадәр булырга тиеш. 2.     Этосемейное.РФ сайтында ГАИЛӘ аккаунты булдырыгыз. 3.     Команданың барлык әгъзаларына анкета тутырыгыз һәм конкурсның икенче сезонына гариза бирегез. 4.     Барыгыз да бергәләп биремнәрне үтәгез һәм конкурста катнашудан ләззәт алыгыз! Шушы гади адымнар ярдәмендә сез “Бу  гаиләдән килә”конкурсында бүләкләр өчен көрәшә аласыз. Бәйге берничә этаптан тора: гаилә командасын теркәү, дистанцион этап, ярымфинал, финал. Дистанцион этапта онлайн-форматта катнашучыларга төрле тематик юнәлешләрдәге биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Иң яхшы гаилә командалары ярымфиналга-гаилә бәйрәменә белем бирү программасы һәм махсус бәя бирү биремнәре белән барачак. Финалда конкурс сынаулары узачак һәм проектның җиңүчеләре билгеләнәчәк. “Бу  гаиләдән килә” конкурсы белән түбәндәге сайтта танышырга була: этосемейное.рф
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International