Утырышлар залында Советның чираттан тыш утырышы узды.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
  Советның утырышлар залында район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Заһидуллин рәислегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, район Советы депутатлары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Аксубай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде: 1. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында» 2024 елның 13 декабрендәге 235 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (Аксубай муниципаль районы Советының 14.02.2025 карары редакциясендә). № 245, 20.03.2025 № 248). 2. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш). 3. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы чикләрендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау хакында»23.09.2021 елгы 69 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында. 4. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы торак пунктлары чикләрендә автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында"23.09.2021 N 71 карарына үзгәрешләр кертү турында. 5. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау хакында"23.09.2021 N 72 карарына үзгәрешләр кертү турында. 6. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль берәмлеге милкендәге һәм дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә, региональ яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләреннән тыш, бирү тәртибе турында Нигезләмә хакында»15.12.2020 N 22 карарына үзгәрешләр кертү турында. 7. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «2025 елга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында»2025 елның 20 мартындагы 257 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 8. Җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны түләтүгә һәм исәптән чыгаруга өметсез дип тану турында. 9. Муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне 2026 елга һәм 2027-2028 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджетына күчерүләрнең өстәмә нормативы белән алмаштыруны килештерү турында. Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International