Район мәдәният йорты баянчылары каникул вакытында да эшләрен туктатмый. 4 июньдә "Аксубай егетләре" баянчы балалар үрнәк бансамбле ( җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова) чираттагы концерт белән Аксубай "Нежность"үзәгендә булды.
Балалар ял итүчеләрне төрле чор һәм стильдәге әсәрләре белән сөендерде. Анда биш ансамбль, шулай ук ялгыз чыгышлар тәкъдим ителде.