Директор Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы җитәкчелегендә «Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан уздырыла торган «Кояшлы куян» XVI Республика балалар иҗаты конкурсына йомгаклар игълан ителде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча биш баланың «Солдатка хат»номинациясендә эше иң яхшы дип танылды. Болар: Юныс Вафин, Елизавета Мортазина, Аяз Шәйдуллин, Мария Мокина һәм Сергей Горбунов . Алар барысы да мактаулы беренче урынга лаек булдылар:дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
«Татэнергосбыт» компаниясенә балаларга ярдәм иткәне һәм үсеп килүче буын арасында энергияне сак тоту культурасын үстергәне өчен ихлас рәхмәт белдерәбез.
Без балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм аларга алга таба җиңүләр һәм иҗат шатлыгы телибез!