Иске Илдерәк урта мәктәбенең җәйге мәктәп яны лагеренда чара үткәрелде.

2025 елның 9 июне, дүшәмбе
  Муниципаль тәрбия командасы вәкилләре Иске Илдерәк урта мәктәбендә «Ватанның яшь сакчылары» җәйге мәктәп яны лагерен ачу тантанасында булды.  Бәйрәм музыкаль программасы кызыклы чараларга бай булды:флешмоб, уен, биюләр, җәй һәм балалар турында җырлар, табышмаклар. Иҗади атмосфера һәм бәйрәм кәефе булдыру өчен педагоглар " Исәнме, җәй!»күңел ачу-танып белү чарасы үткәрде. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова өлкән төркем белән «Коррупциясез дөнья» дигән мавыктыргыч квест уздырды, балаларга коррупциянең нәрсә икәнен һәм аңа ничек каршы торырга кирәклеген җиткерде.  Кечкенәләр плакатлар ясадылар һәм «Чиста куллар»акциясендә катнаштылар. Уенда катнашучыларның барысына да коррупциягә каршы символикалы брелоклар тапшырылды.                                             Чакырылган кунаклар балаларга котлау һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аксубай православие храмы рухание атакай Антоний Рыбочкин укучыларга уңышлы җәйге ял теләде, киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Хәйруллина Наталия куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искәртте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International