Мәктәп яны лагеренда «Коррупциясез дөнья» квест-уены үткәрелде.

2025 елның 9 июне, дүшәмбе
  Аксубай 3 нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда катнашучылар белән Башлыкның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова "Коррупциясез дөнья»дигән танып-белү квесты үткәрде.  Катнашучылар командаларга бүленгән, балалар өчен мавыктыргыч станцияләр әзерләнгән. Балалар коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны белү, зирәклек, игътибарлылык һәм куркынычсызлыкка караган мисалларны чиште. Һәр биремгә балалар максималь иҗади якын килеп,коррупциянең тискәре күренеш булуын һәм җәмгыятькә аның белән көрәшергә кирәклеген белделәр. Барлык катнашучыларга коррупциягә каршы символикалы блокнотлар тапшырылды. Чарага кунаклар чакырылды Аксубай православие храмы рухание атакай Антоний Рыбочкин укучыларга уңышлы җәйге каникуллар теләде, киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Хәйруллина Наталия Геннадьевна, Аксубай МР балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспекторы Абдуллин Фоат Мансур улы «Имин җәй»кагыйдәләрен искә төшерде. Чарада «Форпост» яшьләр формированиесе директоры Ким Надежна, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, «ФОРПОСТ»яшьләр формированиесе егетләре актив катнашты. Чара "Аксубай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»муниципаль программасы кысаларында узды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International