«Минем дөньям, илем,  дусларым» әдәби-музыкаль чарасы.

2025 елның 9 июне, дүшәмбе
  «Яшь яклаучы» патриотик тәрбия программасын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мечта» социаль приютында «Минем дөньям,  илем, дусларым»дигән әдәби-музыкаль уен чарасы үткәрелде. Балалар шигырьләр укыдылар, Ватан турында мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Әңгәмәдән Россия флагы тарихы, тукымадагы төсләрнең нәрсә аңлатуы турында күп яңалык белделәр. Туган ил турында җылы сүзләр күп яңгырады, кыр-болыннар, елгалар  һәм   рус халкының символы булган  каен агачы турында сөйләделәр. Ватан турындагы мәкальләрне искә төшереп, Россия символлары турындагы сорауларга җавап бирелде. "Колечко” һәм “Ручеек» рус халык уеннарында, “Россия шәһәрен әйт “туп уенында зур теләк белән катнаштылар, “Богатырская сила”җыры тыңланды. Ә шулай ук  «Кул көрәше»уенында бик теләп катнаштылар. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Мондый дәресләрдә тәрбияләнүчеләрдә үз Ватаннарының патриотлары һәм гражданнары булырга ярдәм итә торган характер сыйфатлары формалаша.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International