"Изге Корбан бәйрәме , без аның турында нәрсә беләбез?"

2025 елның 9 июне, дүшәмбе
  Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мечта» социаль приютында рухи-әхлакый тәрбия кысаларында "  Изге Корбан бәйрәме, без аның турында нәрсәләр беләбез?»чарасы узды. Бәйрәм  күңел ачу  гына түгел, танып белү чарасы да булды. Балалар Корбан бәйрәме белән бәйле табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, тынычлык, дуслык һәм игелек темасына шигырьләр сөйләделәр, ярыштылар һәм уеннар уйнадылар. Барысы да бик канәгать, шат һәм бәхетле иде. Балаларның йөзләре бу уңай хис-кичерешләрне яшерә алмады. Бәйрәм Шәп булды! Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да Корбан бәйрәме уңаеннан тәмле бәйрәм ашына чакырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International