«Наркотикларсыз тормыш».

2025 елның 10 июне, сишәмбе
  Наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта “Наркотикларсыз тормыш” дигән чара үткәрелде. Презентацияне караганнан соң, актив фикер алышу узды. Яшүсмерләр «Ни өчен яшьләр наркотиклар куллана башлый? Мондый уйланылмаган адымга аларны нинди сәбәпләр этәрә?”-сорауларына җавап эзләделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр чыгарган төп нәтиҗә - һәрвакыт һәм теләсә нинди ситуациядә чыгу юлын табарга мөмкин. Тормыш артык кызыклы һәм  күп кырлы, аны юкка сарыф итмичә, наркотикларга "Юк!" дип әйтегез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International