Яшь шахматчы һәм шашкачыларның матур җиңүләре.

2025 елның 10 июне, сишәмбе

 

 «Сабантуй» бәйрәме район халкына онытылмаслык тәэсир һәм спорт хис-кичерешләре бүләк итте. Мәктәп укучылары арасында шахмат һәм шашка буенча турнирлар тантаналы чараның төп өлешенең берсе булды.

Чараның баш хөкемдары Горбунов Геннадий Валерьевич, уен барышында катнашучыларда булган  активлыкны һәм спорт рухын билгеләп үтте.

Шахмат буенча турнирда аеруча кискен көрәш башланды. Малайлар арасында Аксубайның 2 нче урта мәктәбе укучысы Пименов Олег җиңү яулады. Көмеш медаль шул ук мәктәпнең икенче вәкиле Агләмиев Кәримгә эләкте. Өченче урында -Бурнадский Илдар

Кызлар арасында ярыш та бик кызыклы булды. Алтын медальгә Казан мәктәп укучысы Ралина Гобәйдуллина , көмешкә  Аксубай 2 нче урта мәктәбе укучысы Безрукова Есения лаек булды, бронза медальне Аксубай 3 нче урта мәктәбе укучысы Ильмухина Валерия яулады.

Шашка буенча Турнир яңа талантлар ачты. Беренче урынга Аксубайның 2 нче урта мәктәбе укучысы Агләмиев Кәрим лаек булды. Икенче урынны В.Г. Тимирясев исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе вәкиле Кәлимуллин Радель , өченче урынны 3 нче урта мәктәптән Андрей Мясников алды.

Кызлар арасында турнирның җиңүчесе Аксубайның 3 нче урта мәктәбеннән Валерия Ильмухина булды, көмеш медальне Аксубайның 2 нче урта мәктәбеннән Екатерина Сәләхова яулады, бронза медальне Безрукова Есения алды.

Турнирларда җиңүчеләрне һәм призерларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа  үрләр яуларга телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International