Социаль хезмәткәр һөнәре.

2025 елның 10 июне, сишәмбе
  Пенькова Надежда Михайловна-яшь, чибәр, энергияле – 6 еллык стажы булган социаль хезмәткәр. “Аларның тормышын яктырак итүемне аңлагач,йөзләрендә елмаю күрү шатландыра. Ләкин шуның белән бергә бу кыен да – үзең аша аларның халәтен, ялгызлыгын үткәрү. Тормыш өчен ничек көрәшүләрен күрү, аларны хастаханәгә озату авыр, бигрәк тә бу соңгы тапкыр булганда. Минем өчен бу эш кенә түгел,  бурычым да. Өлкәннәр һәм инвалидлар ярдәмгә,  аралашуга мохтаҗ. Берәүләр бездән реаль эшләр, икенчеләре – гади кешелекле аралашу, яхшы сүз, авыр минутларда кайгырту көтә. Һәм мин һәрвакыт янәшә булуыма, күңелемә хуш килгән нәрсәләр белән шөгыльләнүемә, – ярдәм итүемә һәм кирәкле булуыма шатмын. Кешеләргә игелек күрсәтү җиңел йөк түгел, һәркем үзен бу эшкә багышлый алмый. Социаль хезмәткәр сабыр , хезмәт сөючән булырга, тормышка оптимизм белән карарга һәм юмор хисен югалтмаска тиеш”-дип саный ул. Надежда Михайловна үзенең һөнәрен һәм аңа  туганнары кебек булган тәрбияләнүчеләрен яратуын әйтә. Аның бурычы –  мохтаҗ булган һәр кешегә ярдәм итү, дип саный ул. «Мине көтәләр, Мин аларга кирәк! Моңардан күңелем  шатлана", - ди Надежда Михайловна. Хәзерге вакытта Надежда Михайловна биш социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә. Һәркем үз холкы һәм кәефе белән. Ләкин ул һәрберсе белән уртак тел таба, хезмәт күрсәтелүчеләрнең сәламәтлек торышын да, кәеф төсмерләрен дә  сизеп ала. "Алар минем иң яхшылары, – ди Надежда Михайловна. Эштән буш вакытта Надежда Михайловна актив тормыш рәвеше алып бара, ул «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте әгъзасы, балалар чараларын оештыру белән шөгыльләнә, район конкурсларында катнаша, спорт белән актив шөгыльләнә. Быел югары уку йортын тәмамлаган. Надежда Михайловна күп балалы әни, өч бала тәрбияли.

Мондый катлаулы шартларда социаль хезмәткәрләргә авыр бурыч йөкләнгән –тормышта  төрле кыенлыклары булган  һәркем өчен яклау һәм таяныч булу, әхлакый яктан ярдәм итү. Һәм, әйтергә кирәк, социаль хезмәткәрләр куелган бурычны үти.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International