ФАПны капиталь ремонтлау.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе
  «Озак һәм актив тормыш» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Аксубай муниципаль районы Пионер авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала. Әлеге ФАП өч торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларда барлыгы өч йөздән артык кеше яши. Бу - авылда медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртуга  мөһим адым. Эшләр инде соңгы стадиядә: демонтаж тулысынча башкарылган, монтаж 95% ка тәмамланган. Фельдшер-акушерлык пункты танымаслык булып үзгәрәчәк! Эчтә сезне тулысынча яңартылган  дивар, түшәм, идәннәр көтә. Барлык инженерлык коммуникацияләрен алыштыру,заманча электр җиһазлары һәм сантехника, яңа ишекләр һәм яңартылган электр үткәргечләре.  Фельдшер-акушерлык пунктына бару күпкә уңайлырак һәм куркынычсызрак булачак. Без уңайлы атмосферада сыйфатлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен барлык шартларны да тудырабыз. Моннан тыш,  медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартлары яхшыра, бу пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International