Информатика һәм чит телләр буенча БДИ.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе
  2025 елның 10 июнендә информатика һәм чит телләр (телдән) буенча бердәм дәүләт имтиханы узды. Информатика буенча БДИны быел 16 чыгарылыш сыйныф укучысы «Аксубайның 3 нче урта мәктәбе»базасында имтихан тапшырды. Ике 11 сыйныф укучысы чит телләрдән  (телдән)БДИ тапшырырга Нурлат шәһәренә  бардылар Информатикадан имтихан компьютер формасында (КЕГЭ) үткәрелде һәм 3 сәгать 55 минут, чит телләрдән 3 сәгать 38 минут дәвам итте. КЕГЭның минималь бусагасы 40 балл тәшкил итә, Чит телләр буенча (язма һәм телдән)- 22 балл.  10 июньдэ узган БДИ нәтиҗәләре 24 июньдә расланачак. Имтиханнарда катнашучылар үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә нәтиҗәләргә ирешә ала https://checkege.rustest.ru/. БДИның төп чорының резерв көннәре 2025 елның 16-23 июнендә уздырылачак. Резерв көннәрендә имтиханнарны узган елларны тәмамлаучылар, шулай ук мәҗбүри предметларның берсе буенча минималь бусаганы узмаган яки документлар белән расланган нигезле сәбәп буенча (имтихан вакытыннан алда тәмамлану, авыру аркасында булмау, имтиханнарның төп чорында даталары туры килү) предмет буенча кабат БДИга кертелгән агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International