«Аксубай РДВБ» ДБУ хезмәткәрләре Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган киңәшмәдә катнашты.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе
 

Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды::

- һәр хезмәткәргә, эш урынына карата куркынычларны идентификацияләү, һөнәри куркынычларны бәяләү һәм идарә итү.

- оешмаларда хезмәтне саклау белән идарә итү системаларын гамәлгә кертү, эшләве һәм даими камилләштерү.

- хезмәтне саклау буенча укуларны вакытында үткәрү.

- хезмәт шартларын махсус бәяләүнең 100% үткәрелүен тәэмин итү.

- хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү.

- хезмәтне саклау буенча инструктажлар үткәрү өчен стендлар, тренажерлар, күрсәтмә материаллар, фәнни-техник әдәбият сатып алу.

Производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү төрле методлар һәм чаралар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Максат-имин хезмәт шартлары тудыру, хезмәт эшчәнлеге барышында хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу.

Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең иминлегенә һәм сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясый торган еллык температура аномалияләренә аерым игътибар бирелде.

Чара кысаларында бәхетсезлек очракларын булдырмау, ачык һавада һәм биналарда эш башкаручы хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау максатларында хезмәтне дөрес оештыру мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International