Опекуннарның эшчәнлегенә күзәтчелек итү максатларында опекун карамагындагы затның яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органы яшәү шартларын, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешен, аларның мөлкәте сакланышын тәэмин итүне, шулай ук опекуннарның үз хокукларын гамәлгә ашыруга һәм үз бурычларын үтәүгә карата таләпләрне үтәвен планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә.
Планлы тикшерүләр опека һәм попечительлек органының планлы тикшерү уздыру турындагы акты нигезендә опека һәм попечительлек органының вәкаләтле белгече тарафыннан үткәрелә.
Опекага алынган затны опекага яисә попечительлеккә урнаштырганда планлы тикшерү опекага алынган затны карау рәвешендә үткәрелә:
а) опека һәм попечительлек органы тарафыннан опекун билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң беренче ай эчендә 1 мәртәбә;
б) опека һәм попечительлек органы тарафыннан опекун билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң беренче ел эчендә 3 айга 1 мәртәбә;
в) опека һәм попечительлек органы тарафыннан опекун билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң икенче ел һәм аннан соңгы еллар дәвамында 6 айга 1 мәртәбә.