Поселокның Үзәк паркында Россия көненә багышланган тантаналы чара узды. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев һәм эчке эшләр Министрлыгының Миграция пункты начальнигы Гөлнара Сөләйманова котлады.
Россия көне алдыннан 14 яшьлек райондашларга тантаналы рәвештә милли бердәмлек һәм горурлык символы булган паспортлар тапшырылды. Бу чара һәр бала өчен мөһим вакыйгага әверелде, чөнки паспорт алу — олылар тормышына беренче адым, олыгаю һәм җаваплылык символы. Шулай ук чара барышында "Без Россия гражданнары"бөтенроссия акциясе кысаларында бүләкләү булды.
Сәнгать мәктәбе укучылары, "Оляпка" балалар рус халык җыры ансамбле, "Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле, Резеда Гатина һәм Эдуард Ильин үзләренең чыгышлары белән кунакларны һәм чарада катнашучыларны сөендерде.