Балалар арасында патриотик тәрбия һәм коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру максатларында, МББУ «Иске Үзи урта гомуми белем бирү мәктәбендә» җәйге мәктәп яны лагеренда коррупциягә каршы чара һәм куркынычсызлык буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Мәктәп яны лагеренда укучылар «Айболит» әкияте мисалында коррупция турында сценка куйды. Балаларга аңлаешлы формада коррупциянең нәрсә икәнен,намуслы һәм лаеклы яшәргә кирәклеген җиткерделәр.
Мәктәп яны лагеренда укучылар төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында куркынычсызлык күренешләрен күрсәтте. Программа бик бай эчтәлекле иде: җырлар җырладылар һәм флешмоб күрсәттеләр.
Чарага Башлыкның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, полиция хезмәткәре чакырылган иде. Алар балалар белән профилактик әңгәмә үткәреп, уңышлы җәйге каникуллар теләде. Интернет челтәрендә булганда уяу булырга өндәделәр. Укучыларга закон бозган өчен җаваплылык каралганлыгы турында җиткерелде.