Хөрмәтле Аксубай районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

2025 елның 15 июне, якшәмбе
  Сезнең хезмәтегез - көндәлек батырлык, фидакарьлек, шәфкатьлелек һәм профессионализм. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында сез авыруларга ярдәмгә киләсез, сәламәтлек, өмет һәм күңел җылысы бүләк итәсез.. Медицина традицияләренә нигез салган сәламәтлек саклау ветераннарына һәм бу мөһим эшне дәвам итүче яшь белгечләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, рухи көч, иминлек һәм игелекле эшегездә яңа уңышлар телим. Сезнең игелегегез һәм профессиональлегегез пациентларның ихтирамы һәм якыннарыгызның ярдәме булып кире кайтсын! Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International