Аксубай сәнгать мәктәбе Яр чаллы рәссамнары делегациясен каршы алды.

2025 елның 16 июне, дүшәмбе
  "Милли колорит"проекты кысаларында Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган "Туган киңлекләр" 5 көнлек пленэрына педагог-рәссам Куликова Анна Владимировна җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Татарстан Республикасында Рәссамнар берлеге рәисе Шәрәфетдинова Гүзәл Таһир кызы килде. Пленэрда катнашучылар сәнгать мәктәбендә булды, Ватанны саклаучылар елына,Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган , "Җиңү балалары" эшенә керештеләр. Пленэрда катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветеранының улы Сабиров Галимҗан Садыйк улы сынын ясады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International