Бүген Аксубай 2 нче урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» мәктәп яны лагеренда "Имин җәй " чарасы узды.

2025 елның 17 июне, сишәмбе
  Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм муниципаль тәрбия командасы вәкилләре катнашты. Чараның программасына: - «Беренчеләр хәрәкәте " ндә катнашучылардан  флешмоб - Кече отрядларның концерт программасы һәм «Коррупциясез дөнья»темасына плакатлар яклау - Җәйге чорда муниципаль тәрбия командасы вәкилләреннән иминлек турында әңгәмәләр - Хезмәт отряды белән «Без коррупциягә каршы» квест-уены Мондый чаралар  үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Алар кызыклы һәм файдалы ял итүне тәэмин итеп кенә калмый, бәлки куркынычсыз тәртипнең мөһим кыйммәтләрен һәм күнекмәләрен дә формалаштыра. Барлык оештыручы һәм катнашучыларга уңышлы көн өчен рәхмәт белдерәбез! Мәктәп педагогларына көндәлек хезмәтләре һәм балаларыбыз турында кайгыртулары өчен аерым рәхмәт.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International