"Советлар Союзы Герое Г. Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә " капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

2025 елның 18 июне, чәршәмбе
  «Балаларга иң яхшысы» төбәк проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча 2025 елда Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт эшләре алып барыла. 1989 елда төзелгән 2500 квадрат метрдан артык мәйданлы әлеге бина мәктәп укучыларына һәм укытучыларга тиешле шартлар тудыру өчен капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Программа кысаларында демонтаж эшләре, отмостканы ремонтлау, керү урыннарын ремонтлау, бизәү эшләре (түшәмнәр, идәннәр, диварлар), ишек, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженер системаларын (канализация, су белән тәэмин итү, җылыту) алыштыру, эчке челтәрләрне алыштыру, шулай ук җиһаз, инвентарьлар сатып алу башкарыла. Укучылар уңайлы һәм якты кабинетларда белем алсын өчен, ә мәктәп персоналы дәресләрне уңайлы биналарда рәхәтләнеп үткәрсен өчен, эшләрне яңа уку елына тәмамлау планлаштырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International