Түбән Савруш авылында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә.

2025 елның 18 июне, чәршәмбе
  Эш авылда медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында алып барыла.⁣ Яңа ФАП барлык заманча таләпләрне исәпкә алып төзелә һәм кирәкле медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Бу җирле халыкка медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә һәм турыдан-туры авылда квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.⁣ Заманча медицина пункты барлыкка килү-авыл инфраструктурасын үстерүдә һәм Түбән Саврушта яшәүчеләрне сыйфатлы медицина хезмәтләре белән тәэмин итүдә мөһим адым.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International