«Аксу " командасы финалга  чыга!

2025 елның 18 июне, чәршәмбе
  "С" дивизионы кысаларында 2014-2015 елларда туганнар яшь категориясендә Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге матчлары нәтиҗәләре: «Аксу» һәм «Нурлат» командалары арасындагы матчта «Аксу» командасының 2:1 нәтиҗәсе белән җиңүе теркәлгән. "Чирмешән" командасы «Яңа Чишмә» не 3:1 исәбе белән җиңде. «Аксу» белән «Яңа Чишмә» арасындагы каршылыкта «Аксу» командасы 12:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Әлеге турның йомгаклау матчында «Нурлат» командасы, «Чирмешән» не 6:2 исәбе белән җиңеп, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International