Район җитәкчелеге вәкилләре башкарылган эшләрнең барышын һәм сыйфатын бәяләү өчен төзелә торган берничә юл объектында булды.

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
  Иске Үзи авылында торак пунктка беренче катлам асфальт җәю уңышлы төгәлләнгән. Якын арада халык яңартылган юлның уңайлылыгын һәм сыйфатын бәяли алачак. Яңа Ибрай авылында авылның үзәк өлешендә юл салу башланды. Бу әһәмиятле проект, ул инфраструктураны яхшыртуга һәм җирле халыкның уңайлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Сөнчәледән кече Сөнчәлегә кадәрге участокта актив эш алып барыла, анда яңа юл өслеге төзелә. Озакламый биредә 6 км озынлыктагы заманча һәм куркынычсыз юл барлыкка киләчәк.Бу ике торак пунктта яшәүчеләр  аны күптән көтә. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә Золин урамы буйлап 2,2 километр озынлыкта җәяүлеләр тротуары сузыла, бу җәяүлеләрнең иминлеген сизелерлек арттырачак. Бу эшләр «Тормыш өчен инфраструктура»милли проектының максат һәм бурычларына туры килә торган төрле юл программалары кысаларында алып барыла. Аксубай юлчылары районыбыз юллары сыйфатлы һәм чыдам булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International