«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләрнең җирле мөселман дини оешмасы – Аксубай районы мөхтәсибәтенә экскурсиясе.

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
  Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр җирле мөселман дини оешмасы – Аксубай районы мөхтәсибәтенә экскурсиядә булды. Чара «Ислам дөньясына сәяхәт» девизы астында узды, балаларга онытылмас тәэсирләр һәм Ислам дөньясы турында яңа мәгълүмат бүләк итте. Балалар, мөселман дине нигезләрен өйрәнеп, изге китапларның борынгы нөсхәләрен күреп, татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышып, уникаль мохитка чумдылар. Экскурсия маршрутының бер пункты булып мәчет каршындагы хәләл продукция кибете тора, анда балалар шәригать таләпләренә туры килә торган азык-төлек ассортименты белән таныша алды. Кибет хезмәткәре «хәләл продукт» төшенчәсенең нәрсә аңлатуын, аның сәламәтлеккә һәм дини нормаларны үтәүгә нинди йогынты ясавын ачык итеп аңлатты. Моннан тыш, кибеттә балаларга татар халкының милли киеменең үзенчәлекләрен аңлатып, традицион мөселман күлмәкләре коллекциясен тәкъдим иттеләр. Әйтик, малайлар һәм кызлар ир – атларның махсус түбәтәй – башлык киеп йөрүләрен, ә хатын-кызларның тыйнаклык һәм диндарлыкны символлаштырып, башларын яулык-хиҗаб белән каплауларын белде. Экскурсиянең төп максаты төрле мәдәният һәм дин вәкилләренә карата түземлелек һәм хөрмәт тәрбияләү булды. Балаларга мөселман җәмгыяте тормышында бәйрәмнәр һәм ритуалларның әһәмияте турында сөйләделәр, символларның һәм гореф-гадәтләрнең әһәмияте турында аңлаттылар. Чара дуслык һәм үзара аңлашуның җылы атмосферасында узды, яшь килүчеләрнең күңелләрен ачышлар шатлыгы һәм туган як мәдәниятләренең күптөрлелеге турында яңа белемнәр белән тулыландырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International