Аксубай туган якны өйрәнү музееннан ишегалды бәйрәме.

2025 елның 20 июне, җомга
  Аксубай туган якны өйрәнү музее бүген "Татарстанда җәй" республика проекты, "Курше фест"фестивале проекты кысаларында Ленин һәм Октябрь урамнарында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме оештырды. Музей хезмәткәрләре барлык күршеләрне берләштереп, искиткеч матур бәйрәм үткәрде. Бәйрәмне Аксубай муниципаль районы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручысы Заһидуллин Илшат Минсабир улы ачып җибәрде.  Мантовлар Самир һәм Сафина, Куштукова Злата, Тихонова Ирина һәм Фәнис Низамов  бу йортларда яшәүчеләр каршында чыгыш ясады. Музей хезмәткәрләре интерактив мәйданчыклар оештырды, анда " Туган якны яшь өйрәнүче"квест-уенда һәм викторинасында катнашырга мөмкин иде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бу йортларда яшәүче яшьләр "Гаилә сакчысы"мастер-классында катнашты. Иң кечкенәләре асфальтка акбур белән үз хыялларын ясый алды. Барлык халыкка уртак бәйрәм өчен рәхмәт белдерәбез.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International