Биектау районында «Элита» ГПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 47 нче Республика конкурсы узды.

2025 елның 20 июне, җомга
  Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, аграр вузлар һәм ссузлар студентлары катнашты. Конкурска республиканың 43 районыннан барлыгы 69 белгеч килгән иде. Чара кысаларында Марат Җәббаров озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллинны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International