Пионер авылында " Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты буенча фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау төгәлләнә.

2025 елның 20 июне, җомга
  Бу медпункт район өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул 100дән артык авыл кешесенә, шул исәптән якындагы торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Эшләр инде финал стадиясендә, һәм нәтиҗәләр таң калдыра. Бинаның эчке ягы тулысынча үзгәрде: дивар, түшәм һәм идәннәр яңартылды, барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, заманча электр җиһазлары һәм сантехника урнаштырылды, яңа ишекләр куелды һәм яңа электрүткәргеч үткәрелде. Шунысы мөһим, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы медицина учреждениеләренең тышкы кыяфәтен яхшыртуга гына түгел, ә пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Табибның уңайлы эш урыны-пациентларга сыйфатлы ярдәм нигезе бит. Мондый яңартулар авыл кешеләре өчен медицина ярдәмен алу мөмкинлеген арттыра һәм аның сыйфатын яхшырта. Хәзер медицина хезмәтләрен заманча, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда, район үзәгенә бармыйча гына алырга мөмкин булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International