Районда йөз баллы нәтиҗәләр.

2025 елның 20 июне, җомга
  Аксубай районы гомуми белем бирү оешмаларында БДИ йомгаклары буенча өч йөз баллы нәтиҗә! Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Овчинникова  Милена һәм Савгач мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Пимулина Ангелина бердәм дәүләт имтиханында   яхшы белем һәм максатчанлык күрсәтеп  искиткеч нәтиҗәләргә иреште! Безнең районда химия һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча 100 баллы өч нәтиҗә булуын горурланып хәбәр итәбез! Овчинникова Милена 100 баллы ике БДИ нәтиҗәсе алды: химия һәм рус теле буенча, Пимулина Ангелина – химия буенча 100 балл. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышлы укуы, педагогларның югары профессиональлеге һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең җайга салынган системасы нәтиҗәсе. Йөз баллы нәтиҗәләр-Аксубай районының мәгариф системасы тәэмин итә торган белем бирүнең югары сыйфатына ачык дәлил. Без үзебезнең чыгарылыш укучылары һәм педагогларыбыз белән горурланабыз. Лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International