Аксубай районы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең айлык җыелышы булды.

2025 елның 20 июне, җомга
  Җыелышта учреждение директоры Тәнзилә Габдрахманова катнашты. Үз чыгышында ул социаль хезмәткәрләр игътибарын  этика кодексына юнәлтте, алда торган тикшерүләр планы һәм графиклары белән таныштырды, хезмәтне саклау чараларын үтәү, янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм таныш булмаган затлар тарафыннан мошенниклык гамәлләрен булдырмау буенча инструктажлар уздырды. Бүлек мөдире Ольга Миронкина социаль хезмәткәрләрнең эш документациясен алып барганда ясаган типик хаталарны күрсәтте, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына һәм хезмәт күрсәтү графикларын үтәүгә игътибар итте. Җыелышта башка мөһим мәсьәләләр турында да фикер алышынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International