«Тәрбия мәктәбе» ндә дәресләр төркемнәрдә дә, индивидуаль тәртиптә дә үткәрелә. Социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы төркем дәресен бүлекчәнең шәфкать туташы Екатерина Бибикова үткәрде.
Укыту махсус җиһазландырылган кабинетта уза, анда кирәкле реабилитация чаралары бар. Тыңлаучылар аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче затларны карау теориясен үзләштерә, шуннан соң практикага керешә. Укытуның практик өлешендә карауга мохтаҗ кешене ашатканда, юындырганда, караватта хәрәкәт иткәндә, киендергәндә кирәкле манипуляцияләр эшләнә. Хезмәткәрләр яткан авыруларны карау өчен ярдәмче чаралар белән таныша.