Район Башкарма комитеты җитәкчесе коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы үткәрде.

2025 елның 20 июне, җомга
  Бүген район Советында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мингулов Алмаз рәислегендә һәм район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Лариса Горожанкина катнашында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы уздырылды.  Төрле өлкәләрдә коррупция күренешләрен булдырмау турында  кайбер ведомство җитәкчеләре тыңланды. Медицина хезмәтләрен күрсәткәндә коррупция фактларын булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Егорова Юлия Андреевна сөйләде. Хастаханә дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме генә түгел, ә дәвалау учреждениесенең локаль актлары белән катгый регламентланган түләүле хезмәтләр дә күрсәтә, дип хәбәр итте. Быел коррупцион гамәлләрне булдырмау максатыннан түләүле хезмәтләрне кабул итү һәм түләү өчен видеокамералар урнаштырылган.  Коррупция куркынычларын булдырмау максатыннан башкарылган эшләр турында социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Зайцева хәбәр итте, алар үз өлкәләрендә коррупция куркынычларын электрон рәвештә хезмәт күрсәтү юлы белән киметтеләр, дип билгеләп үтте.        «Мәдәният бүлеге» МКУда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәү эше турында мәдәният бүлеге башлыгы Алексей Тимирясов сөйләде.        Район башкарма комитетының кадрлар бүлеге начальнигы Резеда Нурхәммәтова керем, чыгым һәм мөлкәти характердагы йөкләмә бирү буенча гамәлдәге законнарны үтәү зарурлыгы турында сөйләде.        Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Соломонов Борис үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә алынган федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда коррупция фактларын булдырмау максатыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде.            "Безнең максат - район территориясендә барлык юнәлешләр буенча коррупция күренешләрен булдырмау"-дип Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов йомгак ясады . Каралган мәсьәләләр  буенча тиешле карарлар кабул ителде, үтәү өчен билгеләнгән сроклар белән конкрет беркетмә карарлары бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International