Төп мәйданда чуаш мәдәниятенең  милли матур бәйрәме – «Уяв-2025»башланды.

2025 елның 22 июне, якшәмбе
  Бу мөһим чара буыннар бердәмлеген һәм ата-бабаларга тирән ихтирамны гәүдәләндерә. Рәсми өлешне район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачып җибәрде, кунакларны өч телдә — татар, чуваш һәм рус телләрендә җылы сәламләде. Аннары районның иң яхшы тармак хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Уяв программасы кабатланмас тамаша – йола әйлән-бәйләне белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучылар, мәртәбәле кунаклар белән бергә, кулга-кул тотынышып, Уяв җырын яңгыратып, тантаналы атлап акрын гына мәйдан буйлап китте. Искиткеч матур тамаша! Чуаш гореф – гадәтләрен белүчеләр бу йолада бөек көч - әйлән-бәйлән кешеләрне энергия белән тулыландыра, игелек һәм иҗатка омтылыш уята, дип раслый. Чыннан да, бу бәйрәмдә Чуаш халкының җаны һәм аның табигать белән бербөтенлеге чагыла. Бу көнне мәйдан һәркем өчен игътибар һәм шатлык үзәгенә әверелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне бай, якты һәм онытылмаслык итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International