Бу көн Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Безнең изге бурычыбыз-Бөек Ватан сугышында һәлак булган үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаган кешеләрне хөрмәтләп искә алу .
Моннан 84 ел элек бу көнне иртәнге 4 тә дошман, сугыш игълан итмичә , безнең илгә һөҗүм итте. Бу сугыш бик авыр дүрт ел дәвам итте. Безнең районнан 10 меңнән артык кеше Ватанны сакларга басты, аларның яртысы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Бүген без җиргә тынычлык китерүчеләрне искә алырга тиеш.
Хәрби Дан мемориалы янына «Ватанга хезмәт итәм"ветераннар хәрәкәте җитәкчеләре," Беренчеләр хәрәкәте " яшьләр оешмасы вәкилләре һәм яшь армиячеләр җыелды.
Йөрәкләребездә мәңге калачак батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, тантанада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!