"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында «Мечта "приютында тәрбияләнүчеләр белән "Шәп очрашу".

2025 елның 23 июне, дүшәмбе
  «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Беренчеләр хәрәкәте"нең җирле бүлеге һәм Аксубай үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Богушева А.В. белән «Шәп очрашу» оештырылды. Ангелина Васильевна балаларның тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрен киңәйтү, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатында «Без тәмәкегә каршы» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында тәмәке тарту, электрон тәмәке тарту белән көрәш проблемалары күтәрелде. Балалар начар һәм яхшы гадәтләр турында , никотинга бәйлелекнең төп сәбәпләре , тәмәке тартучы кешене нинди характеристикалар буенча ачыкларга мөмкинлеге турында сөйләште. Тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше — ул тормыш ихтыяҗы гына түгел, ә заманча җәмгыятьнең мөһим стиле дигән бердәм фикергә килде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International