"Имин җәй" чарасы

2025 елның 23 июне, дүшәмбе
  17 июнь көнне Аксубай 2 нче урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» мәктәп яны лагеренда «Имин җәй» исемле чара булды Анда Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Мингулов А. М., муниципаль тәрбия командасы вәкилләре: «Беренчеләр хәрәкәте» нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Убейкина Татьяна Николаевна , яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Башатова Светлана Владимировна,балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор  Сафина Алисә Витальевна  Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Бибиков Александр Николаевич, киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Хәйруллина Наталия Геннадьевна, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Крайнова Эльмира Җәүдәт кызы катнашты. Чара 3  блоктан торды: 1. Район җитәкчесенең һәм муниципаль тәрбия командасы вәкилләренең сәламләве һәм беренчеләр хәрәкәтеннән флешмоб. 2. Кече отрядлардан концерт программасы һәм «Коррупциясез дөнья»темасына плакатлар яклау. Муниципаль тәрбия командасы вәкилләре чыгышы, анда балаларга тагын бер кат куркынычсызлык турында искә төшерделәр. 3. «Без коррупциягә каршы " хезмәт отряды белән Квест-уен. Мәктәп яны лагеренда бу көн бай эчтәлекле, нәтиҗәле, балалар өчен файдалы узды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International