Иске Тимошкино мәктәбе укучылары Хәсән Туфан музей-йортында булды.

2025 елның 24 июне, сишәмбе
  Хәсән Туфан музеена экскурсия. Быел якташыбыз Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан "Җәйге карусель" мәктәп яны лагеренда татар шагыйре Хәсән Туфанның туган авылы Иске Кармәт авылындагы музеена кызыклы экскурсия оештырылды. Экскурсовод, музей директоры Низамова Тәгъзимә Ислам кызы шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында җентекләп сөйләде, музейның төрле кызыклы экспонатларын күрсәтте, килүчеләрне шагыйрьнең балачак, Казан чорлары, сөргенлектә еллары һәм туган авылында булуы белән таныштырды. Музейда төп экспозициядән тыш картиналар күргәзмәсе дә бар. Күп кенә картиналарда атлар, табигать сурәтләнгән. Балалар рәссамнарның эшләренә сокланды. Алар кешенең бу дөньяны, аны чолгап алган табигатьне ни дәрәҗәдә төрлечә күрүенә гаҗәпләнде. Экскурсиядән барысы да тәэсирләнеп калды. Балалар уңай хис-кичерешләр алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International