Татарстанда җир кишәрлекләре хуҗалары өчен кайнар линия узачак.

2025 елның 24 июне, сишәмбе
  Кайнар линия торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен өч еллык срок билгели торган закон (no 307-ФЗ) үз көченә керүгә бәйле рәвештә гражданнарда барлыкка килә торган мәсьәләләргә багышлана. Татарстан Росреестрына кайнар линиягә шалтыратып белергә була: - Җир кишәрлегенең файдаланылмавын нинди билгеләр буенча билгеләргә була? - Хокук иясе барлык кирәкле эшләрне кайчан башкарырга һәм участокны файдалануга әзерләргә тиеш? - Җир законнарын бозучылар өчен нинди җаваплылык каралган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторлары җавап бирәчәк. Кайнар линияне үткәрү вакыты һәм датасы - 25 июнь, сәгать 10 нан 12 гә кадәр. Казанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International