Сөнчәле урта мәктәбенең җәйге лагеренда чара үткәрелде

2025 елның 24 июне, сишәмбе

 

Сөнчәле урта мәктәбе мәктәп яны лагеренда тәрбия буенча директор киңәшчесе И.А. Авдеева белән берлектә «Имин җәй» дәресе үткәрелде. Балалар көнкүрештә һәм урамда, җәмәгать  һәм массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Балаларга уен формасында каникулларда очратырга мөмкин булган төрле ситуацияләрне карарга тәкъдим ителде. Балалар ашыгыч хәл килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган ашыгыч хезмәт номерларын искә төшерделәр.

       "Имин җәй" чарасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Крайнова Эльмира һәм киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Хәйруллина Наталья катнашты. Алар балаларга тагын бер тапкыр куркынычсызлык , гадәттән тыш хәлләрдә, шикле предметлар табылганда, Интернет челтәрендә булганда үзләрен ничек дөрес тотарга турында искә төшерде.

Гади формада балаларга коррупциянең нәрсә икәнен һәм аның нәрсә белән куркыныч булуын җиткерделәр. Балаларга ситуациянең үзгәрүенә һәркем йогынты ясый алуын: шикле берәр нәрсә күрсәләр  олыларга сөйләргә, гадел һәм намуслы булырга, законга хөрмәт белән карарга өйрәнергә кирәклеген аңлаттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International